Эшлекле дүшәмбе

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының актлар залында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмә үткәрде.

Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының архив эше буенча сектор мөдире Зөһрә Сөләйманова оешма – архивны формалаштыру чыганаклары белән документларны тәртипкә салу мәсьәләсе белән чыгыш ясады. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Югары Ослан муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Ирина Алеева социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында сөйләде. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль – мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлфия Абдуллина Казан шәһәрендә «Сабантуй» район бәйрәмен үткәрү нәтиҗәләре һәм 2022 елның II яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылуны оештыру турында сөйләде. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин 2022 елгы халык җыеннарының үтәлеше турында хәбәр итте.

Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International