Бүген Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә урнашкан "Дзержинец" балалар лагеренда район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров булды. Лагерь 5 гектар мәйданны били һәм 1937 елда төзелгән. Бүген биредә бөтен республикадан 300гә якын бала ял итә, шуларның 22се Югары Ослан муниципаль районыннан. Илнур Ирекович лагерь җитәкчесе белән бергә территория белән танышты, торак корпусларны, медпунктны карады, азык-төлек блогында булды. Лагерь бүген балаларны ял итү һәм сәламәтләндерү буенча хезмәт күрсәтсә дә, капиталь ремонт таләп итә.