Хөрмәтле эшмәкәрләр!
2022 нче елның 27 нче июнендә 10: 00 сәгатьтә Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында (Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 18 нче йорт) Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең 3 нче салым инспекциясе вәкилләренең район эшкуарлары белән салым салуның автоматлаштырылган системасын куллану мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмәсе узачак. Шулай ук эшкуарларны салым исәбенә һәм хисаплылыкка карата кызыксындырган сораулар каралачак.
Керү ирекле.