Терлек азыгы әзерләү

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Район басуларында терлек азыгы әзерләү эше көчәя бара. Азык әзерләүгә беренчеләрдән булып "Восток зернопродукт"АҖ механизаторлары кереште. Алар артыннан сенаж әзерләүгә "Карахуҗа" ҖЧҖ механизаторлары да чыкты.
Бүгенге көндә 829 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр чабылган. Сенаж траншеяларына 2591 тонна сенаж салынган. Прокопьева А.и. КФХ механизаторлары печән чабуда эшлиләр. 36 гектар чабылган. Район буенча барлыгы 4054 га күпьеллык үлән мәйданнары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International