Хөрмәтле Югары Ослан кызлары һәм егетләре!
Бу матур җәйге көндә Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Яшьләр көне белән котлыйм!
Яшьлек-ул батырлык, эзләнү, ачышлар һәм иң кыю өметләр чоры. Бүген яшьләрнең ил тормышында төп рольләрнең берсен уйнавы беркемдә дә шик тудырмый. Сезгә туган ягыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын һәм мәдәниятен саклап калу, өлкәннәргә лаеклы тормыш булдыру һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен зур җаваплылык йөкләнә.
Сез-Югары Ослан районының һәм илебезнең муллыгы һәм чәчәк атуы нигезе. Без район тормышында актив катнашучы, укуда, фәнни һәм иҗади эшчәнлектә югары нәтиҗәләр күрсәткән, бизнес белән уңышлы шөгыльләнгән, ярышларда, фестивальләрдә һәм конкурсларда җиңүләр яулаган яшь буын белән горурланабыз.