Югары Ослан авыл җирлегенең яңа административ бинасы тиздән үз ишекләрен ачачак. Әлеге проект авыл җирлекләрендә Башкарма комитетлар (Советлар) биналары төзү буенча республика программасы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Электрүткәргечләр буенча эшләр башкарылган, җылылык системасы, радиаторлар, пластик тәрәзәләр, сигнализация системасы урнаштырылган. Кабинетларда диварлар штукатурланган,кайберләрендә обои ябыштырылган, линолеум җәелгән, идән һәм түшәм плиткасы җәелгән.
Бүгенге көндә биналарны чистарту (обойлар ябыштыру, идән плиткасы җәю), санузелда кирәкле сантехника урнаштыру эшләре тулы куәтенә дәвам итә.