«Яшүсмер-2022»

2022 елның 1 июле, җомга

2012 елның 1 июненнән Татарстан Республикасында «яшүсмер - 2022»ведомствоара профилактик операциясе башланды. Операциянең максаты: балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары һәм учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаганнарның ялына, сәламәтләндерүгә һәм эш белән тәэмин итүгә булган хокукларын яклау чараларын тәэмин итү, авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаганнар белән индивидуаль-профилактик эш оештыру, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын һәм җинаятьләрен профилактикалау, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, яшүсмерләр арасында җинаятьчелеккә һәм хокук бозуларга китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау һәм бетерү.
Операция кысаларында Югары Ослан муниципаль районы территориясендә июнь аенда профилактика субъектларының уртак рейдлары үткәрелде. Беренче җәйге ай дәвамында районның 13 торак пунктында 5 ведомствоара рейд үткәрелде, алар барышында 41 балигъ булмаган бала тәрбияләүче 19 гаиләдә булдылар. Рейд нәтиҗәләре буенча авыр тормыш хәлендә булган 4 гаилә ачыкланды. КБН һәм ЗП карары буенча 1 гаилә ведомствоара учетка куелган. Ведомствоара рейдлар барышында ата - аналар белән җәйге чорда балаларның иминлеген тәэмин итү буенча, Балигъ булмаганнар белән-җәйге каникуллар вакытында урамда, урманда, сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International