Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин предприятиеләргә иминият взносларын түләү буенча бер елга кичектереп тору өчен эшчәнлек төрләре исемлеген раслады. Карар Президент кушуы буенча кабул ителде.
Хөкүмәт карары Салым кодексы белән билгеләнгән иминият взносларын түләү срокларын 12 айга автомат рәвештә озайтуны күздә тота.
Шулай итеп, 2022 елның II кварталы өчен иминият кертемнәре буенча түләүләрне кичектереп торуны 80 нән артык эшчәнлек төрен гамәлгә ашыручы предприятиеләр файдалана ала, шул исәптән сәламәтлек саклау, фән, мәдәният, туризм, спорт һәм азык-төлек продуктлары, кием-салым, мебель, текстиль эшләнмәләр җитештерү, нәшрият эшчәнлеге өлкәсендә.
Шулай ук аны бу тармакларда эшләүче шәхси эшмәкәрләр алачак. Сүз 2021 ел өчен 300 мең сумнан артып киткән керем суммасыннан исәпләнгән иминият взнослары турында бара.
2022 елның III кварталы өчен иминият взносларын түләү буенча кичектерү, дарулар җитештерү, авыл хуҗалыгы, төзелеш, ИТ һәм телекоммуникацияләр өлкәсен дә кертеп, эшчәнлекнең 40тан артык төрен гамәлгә ашыручы оешмалар өчен каралган.