Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының "Югары Ослан" муниципальара бүлегенең киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары-полиция башлыгы полиция генерал - майоры А.В. Соколов катнашында 2022 елның 6 ае эчендә оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды. Агымдагы елның 6 аендагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында муниципальара бүлек начальнигы полиция подполковнигы А.А. Бортников сөйләде.