Архив яңа фонд белән тулыланды

2022 елның 15 июле, җомга

Югары Ослан муниципаль архивы шәхси фонд - Алексеевлар Александр Николаевич һәм Галина Федоровна документлары белән тулыландырылды.
Үз гаиләсенең хезмәт һәм шәхси тормышы белән бәйле, район өчен тарихи әһәмияткә ия булган 60тан артык документ һәм фотосурәт бүләк иткән Галина Федоровнага рәхмәтебезне белдерәбез.
Алексеевлар Александр Николаевич һәм Галина Федоровна – районда билгеле укытучылар гаиләсе, озак еллар Введенка Бистәсе авылында яшәгәннәр. Бик күп бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары бар.
Алексеевлар гаиләсе Югары Ослан муниципаль районының Мактау Китабына кертелгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International