Бүген "Дзержинец" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ренат Садыйков, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров катнашында икенче смена ябылды. Кунаклар лагерьда катнашучыларны сәламләделәр, смена кысаларында алган күнекмәләренең һәм осталыкларының аларга укуда кирәк булуын теләделәр. Якын көннәрдә лагерьда ял итүчеләрнең өченче заезды көтелә.