Бүген, Марат Зиатдинов-Югары Ослан муниципаль районы башлыгы «Безнең ишегалды»программасын тормышка ашыруның барышы белән танышты.
Агымдагы елда түбәндәге ишегалларында эшләр башкарыла: Югары Ослан авылы, Заовражная урамы, 1,3,4 йорт, Югары Ослан авылы, Автоюлная урамы, 8 йорт, ис. Киров, Молодежная ур., 16, Пустые Моркваши авылы, Лесная ур., 1,2, Карахуҗа авылы, Октябрь ур., 2.
Бүгенге көндә асфальтобетоннан өске катламын урнаштыру өчен вак таш салынган, тимер-бетон бордюралар урнаштырылган. Асфальт-бетон җәелгән. Мафлар өчен мәйданчыклар 80% - ка әзер. Тиздән подрядчы оешма кече архитектура формалары – эскәмияләр, балалар мәйданчыклары өчен җиһазлар һ. б. урнаштыру эшенә керешәчәк.