Югары Ослан муниципаль район Советының егерме бишенче утырышы

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Бүген дүртенче чакырылыш район Советының егерме бишенче утырышы узды. Утырыш Совет рәисе, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.

1. Югары Ослан муниципаль район Советының «Югары Ослан муниципаль районының 2022 нче елга һәм 2023, 2024 нче елларның планлы чорына бюджеты турында»гы 2021 нче елның 13 нче декабрендә кабул ителгән 17-216 нчы карарына үзгәрешләр кертү турында;

2. 2022 елның 1 яртыеллыгында Югары Ослан муниципаль районының бюджеты үтәлеше турында;

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә чыгуга бәйле рәвештә, даими нигездә муниципаль вазыйфаны биләп торучы муниципаль хезмәткәргә, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү тәртибе турындагы нигезләмәләрне раслау хакында" 2006 ел, 7 нче июнь, 275 нче номерлы карары;

4. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына авыл җирлекләре чикләрендә урнашкан торак пунктларның чикләре турындагы белешмәләрне тулыландыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында;

5. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Макыл авыл җирлегенең генераль планын раслау турында;

6. Югары Ослан муниципаль районы белем бирү учреждениеләрен яңа 2022-2023 уку елына әзерләү турында

Һәр проект буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International