Атна саен районның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 300 дән артык пациентка ярдәм күрсәтә

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Узган атнада ашыгыч ярдәм бригадасы 14 пациент башка медицина оешмаларына транспортланган, алар арасында 4-се баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы белән югары технологияле кан тамырлары үзәкләренә китерелгән, шуларның 2се эшкә яраклы яшьтә инсультлы ир-атлар.

Эссе һава торышын исәпкә алып, Сезгә, безнең әбүнәчеләребезгә кабат мөрәҗәгать итәбез һәм үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булуыгызны, артериаль кан басымын контрольдә тотуыгызны һәм билгеләнгән дәвалануны вакытында кабул итүегезне сорыйбыз.

Моннан тыш, "алтын сәгать" кагыйдәләре турында истә тоту бик мөһим - кан тамырлары катастрофасының беренче билгеләре сездә яки якыннарыгызда - ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез! Югары технологияле үзәкләрнең заманча мөмкинлекләре күпчелек очракта тормышны саклап калу гына түгел, инвалидизацияне булдырмаска да мөмкинлек бирә.

Бу чорда юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләре белән 2 пациент Казан шәһәренең травма-үзәкләренә хастаханәләргә салынган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International