"Салихҗан" мәчетенә 20 ел

2022 елның 28 августы, якшәмбе

Кадерле район мөселманнары, Югары Ослан халкы!
28 нче августта Югары Ослан районының “Салихҗан мәчете”нә 20 ел тула. Бу матур датаның Изге Болгар җирендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулган елга туры килүе аеруча мөһим вакыйгага ия. Чөнки борынгы бабаларыбыз динебезне чал тарих битләрендә саклап кала алган икән, бу безнең өчен, киләчәк буыннар өчен бик зур җаваплылык булып тора.
Соңгы елларда мәчеткә йөрүчеләр саны бермә-бер артты. Шулай ук купсанлы балалар иман йортына әхлакый тәрбия һәм дини белем алырга йори. Алар белән дин әһелләренә багышланган фәнни-гамәли конференцияләр, дини бәйрәмнәргә багышланган чаралар, балалар өчен җәйге укыту курслары оештырыла.
Хөрмәтле район имамнары!Сезнең ныклы дини белемегез, һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек күркәм холкыгыз, күңелләргә үтеп керерлек вәгазьләрегез халкыбызның ихтирамын яулады. Сез кешеләрнең күңелләре, рухлары белән эш итәсез. Аллаһы кануннарын, шәригатьне, Коръән хөкемнәрен аңлатып, дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булу юлын күрсәтәсез, халыкны яхшы гамәлләргә, күркәм гадәтләргә өндисез.
Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә динебез, халкыбыз, Ватаныбыз өчен хәерле хезмәтләр күрсәтергә насыйп итсен, йортларыбызга муллык-бәрәкәт иңдерсен, кылган гамәлләрегез нәтиҗәсендә киләчәктә тагын да сәгадәтлерәк тормышта яшәргә язсын!
Барыгызга да сәламәтлек, барлык изге эш-гамәлләрегездә уңышлар телим!
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г.Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International