Кичә Ямбулат авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыен эшендә Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, район хезмәтләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Артем Макаров авыл халкы алдында Ямбулат авыл җирлеге Башкарма комитетының 2022 елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты һәм 2023 елга бурычлар билгеләде. Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә мемориаль комплекс ачылу иң якты вакыйга булды.
Шулай ук халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Дана Хөсәенова һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының "Югары Ослан" муниципальара бүлегенең участок начальнигы Артем Русаков докладлар белән чыгыш ясады.
Соңыннан иң актив һәм битараф булмаган кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.