Халык өчен мәгълүмат!

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Хөрмәтле Югары Осланлылар! Югары Ослан муниципаль районы территориясендә җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы мәсьәләләре буенча кулланучылар мөрәҗәгатьләрен оператив карау өчен Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, ТКХ, элемтә һәм энергетика бүлеге көн саен, ә җылылык чоры дәвамында - кулланучылар мөрәҗәгатьләрен тәүлек буе кабул итүне һәм карауны гамәлгә ашыра.

Юридик затларның мөрәҗәгатьләре җылылык белән тәэмин итү килешүе төзелгән очракта карап тикшерүгә алына, кулланучылар-гражданнар мөрәҗәгатьләре, язма рәвештә төзелгән җылылык белән тәэмин итү килешүенең булуына карамастан, карап тикшерүгә алына.
Кулланучыларның мөрәҗәгатьләре язмача, ә җылылык чоры дәвамында телдән, шул исәптән 88437922343 телефоны буенча тапшырылырга мөмкин.

Кулланучының мөрәҗәгатенә җавап керү датасыннан 5 эш көне эчендә (24 сәгать эчендә - җылылык чорында) биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International