ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында ветераннарны котладылар

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципаль-ара бүлеге башлыгы полиция подполковнигы Алексей Бортников һәм эчке эшләр бүлеге Ветераннар советы рәисе отставкадагы эчке хезмәт майоры Лилия Хөрмәтуллина Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының видеоконференциясендә катнаштылар.

Киңәшмә Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары бәйрәме алдыннан узды.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев мөрәҗәгать итте. Ул ветераннарга актив гражданлык позициясе, коллектив тормышына битараф булмаулары һәм эчке эшләр органнары файдасына нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, ветераннар хәрәкәте алып барган эшнең әһәмиятен билгеләп үтте.

ТР ЭЭМ һәм ВВ ветераннар советы рәисе Рафаэль Фәхретдинов ветераннар оешмалары эше турында сөйләде һәм шулай ук бәйрәм белән котлады. 

Чара ахырында ТР Эчке эшләр министрлыгының Иң яхшы ветераннар оешмасы исеменә конкурсына йомгак ясалды һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International