Эпизоотиягә каршы чаралар-хайваннарның йогышлы авыруларына каршы көрәшкә һәм кешеләрне аларның йогышлануыннан саклауга юнәлдерелгән чаралар комплексы ул. Көз һәм яз айларында, кагыйдә буларак, инфекцияләр барлыкка килү куркынычы арта. Дуңгызларда африка чумасын, югары патогенлы кош гриппын һәм котыру авыруын профилактикалауга аерым игътибар бирелә. Югары Ослан районы дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре Бүгенге көндә барлык милек рәвешләрендәге хуҗалыкларда эпизоотиягә каршы чаралар үткәрәләр.
Көзге эпизоотиягә каршы чараларга авыл хуҗалыгы хайваннарын йогышлы авыруларга каршы вакцинацияләү һәм эшкәртү, кан алу, йогышлы авыруларга диагностик тикшеренүләр үткәрү, терлекчелек биналарында дезинфекция үткәрү керә. АЧС, кош гриппы, котыру авыруын кисәтү һәм яклау мәсьәләләре буенча халык белән мәгълүмати-аңлату эше тагын бер мөһим өлеш булып тора. Барлык терлек хуҗаларына белешмәләр тапшырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, инфекцияләр таралуның төп сәбәпләре кеше факторы белән бәйле. Бу хуҗалык җитәкчеләренең һәм терлек хуҗаларының терлекләрне керткәндә, күчергәндә һәм асрауда җавапсызлыгы. Шуңа күрә барлык милек рәвешләрендәге хуҗалыклар җитәкчеләре, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән терлекләр һәм кошлар кертүне Россельхознадзорның территориаль идарә органнары белән килештерергә тиеш. Яңа кертелгән терлекләрне законнарда каралган срокларда карантинлаштырырга кирәк. Ветеринария белгечләре карантин чорында терлекләрне даими күзәтеп торалар, диагностик тикшеренүләр, дегельминтизация һәм вакцинация ясыйлар.
Бу төбәктә эпизоотик хәлне яхшыртуга һәм Татарстанда терлекчелек үрчетү өчен куркынычсыз мохит булдыруга ярдәм итә.