Физкультурниклар көне белән!

2015 елның 8 августы, шимбә
Хөрмәтле спортсменнар һәм тренерлар, спорт ветераннары, спорт сөючеләр! Сезне чын күжелдән Физкультурниклар көне белән котлыйм!Бу бәйрәм үзенең тормышын спорттан башка къз алдына да китерми торган кешеләр бәйрәме. Үзенең тырыш хезмәте, җаваплылыгы, максатчанлыгы, эшенә бирелгәнлеге белән районыбыз профессионаллары зур нәтиҗәләргә ирешә, районыбызны ил алдында таныта.

Хәзерге көндә спорт күрсәткечләре тагын да югарырак баскычка күтәрелсен өчен яңа спорт объектлары төзелә, спорт инфраструктурасы ныгытыла.

Сезгә барыгызга да күңел көрлеге, сәламәтлек, эшегездә яңадан-яңа уңышлар теләп калам!

Хөрмәт белән, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International