Тормыш тәҗрибәсе бәйрәме

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
Кичә районның картлар һәм инвалидлар йортына картларның хәлләрен белергә һәм бәйрәм белән котларга Башкарма комитет җитәкчесе Г.Камалетдинова килеп китте.

Ул үзенең чыгышында бу бәйрәмдә котлауларның матур традициягә әверелүен һәм буыннар бәйләнешен азсызыклады.

-Сезнең алда башыбызны иеп, Сезнең зур тәҗрибәгез артында яткан авырлыклардан курыкмавыгыз, нык торуыгыз, киләчәк буынны тәрбияләүдәге акыллы киңәшләрегез безнең өчен бик мөһим икәне өчен олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә, - диде ул. Сезгә алга таба да озын гомер, нык сәламәтлек. бәхет телибез.

Соңыннан картлар бүләкләр кабул итте алды һәм бәйрәм концерты тыңлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International