Күп кенә гражданнар төрле дәүләт һәм муниципаль органнарга мөрәҗәгать иткәндә, бик күп чират торырга туры килә. ЗАГС системасында бу проблема уңай чишелгән: uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль услугалар порталы аша электрон чиратка язылып хезмәткәрләр белән элемтәгә кереп була.
Бу услуга ЗАГС органнарына килмичә генә барлык проблемаларны чишәргә ярдәм итә, шул ук вакытта аларның да эшләрен җиңеләйтә.