Элек-электән чиәмәләр аеруча бер тереклек чыганагы, әхлакый тәрбия смволы, яхшылыкка өндәүче, матурлыкка дәшүче бер нәрсә булып санала иде. Ә бүгенге көндә сулыклар, һава, урманнар – барысы да пычрана.
Югары Ослан җирлегендә чишмәләр санап бетергесез, ә эчә торган өйдәге суның сыйфаты начарлана.
Ә чишмә суы – сәламәтлек чыганагы. Макыл авылы янындагы чишмәләрне торгыза башладылар. Бу изге эшне клуб хезмәткәре Наталья Махнина башлап җибәрде.