Авылым, сине яратам!

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

31 нче июльдә Кильдеево авылында авыл көне булып узды. Мәйданга бу көнне бик күп кунаклар җыелды. Бәйрәмне Печище авылы халык ансамбле “Калинушка” башлап җибәрде. Алар өйдән-өйгә йөреп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөрделәр.

Авыл клубы артистлары бик матур концерт хәзерләгәннәр.

Бәйрәмнең төп кунаклары авыл хезмәтчәннәре, кыр батырлары булды.

Авылның юбиляры Семина Евдокия Степановнаны 85 еллык юбилее белән котладылар.

Башкалар да төрле номинаөцияләрдә җиңүчеләр булды.

2 1 нче сыйныфка укырга керүчене һәм аларның укытучысы Ольга Михайловна Кузинаны да бүләкләделәр.

Бу көнне сату рәтләре, уеннар, тамаша, җыр-бию белән бәйрәм бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International