Авыл җирлеге башлыклары утырышы

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Бүген, 8 нче августта, авыл җирлеге башлыклары киңәшмәсе булып узды.

Р.Троицкая, ветераннар Советы рәисе, гражданнарның медаль һәм орденнар алучылар списогы турында сөйләде. Андыйлар районда 150 кеше, алар турындагы материалларны 1 нче сентябрьгә кадәр җыеп бетерергә дигән йөкләмә куелды. Аннан соң Түбән Ослан авыл җирлеге башлыгы А.Шәйдуллин авыл җирлеге территориясендәге төзекләндерү эшләре турында отчет тотты.

Аның коллегасы Яр Морквашы авыл җирлеге башлыгы И.Гаязов та авылларындагы административ штрафлар турында исәп-хисап бирде.

Социаль - экономик бүлек башлыгы С.Козина 2016 нчы елга ведомствоара анализ тапшырды.

Сергей Осянин Макыл. Коргуза. Введенка Бистәсе авыл җирлекләрен үзара салым җыю буенча критикага тартты.

Барлык җаваплы службаларга йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International