Хөрмәтле Югаоры Осланлылар!
Хәзерге көндә “Югарыга!” дип аталган республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
Бу конкурс яшьләр арасындагы муниципаль һәм дәүләт органнарына, иҗтимагый оешмаларга, җирле үзидарә органнарына кадрлар резервы хәзерләү булып тора.
Конкурс кысаларында яшьләрнең лидерлык, идарә итү осталыгы һәм иҗади мөмкинлекләре карала. Аннан соң Министерство һәм ведомстволарда эшлләп стажировка үтәр өчен список формалаша. Алга таба шулардан Яшьләр хөкүмәте формалаша. Бу состав ТР Министрлар Кабинеты каршындагы консултатив-киңәшмә органы булып торачак.
Конкурста 18-30 яшендәге АИС «Молодежь России» (https://ais.fadm.gov.ru) сайтында 6 нчы октябрьгә кадәр регистрацияләнгән яшьләр катнаша ала.
Конкурс турында материаллар «Кадровый резерв» www.rezervrt.ru сайтында урнашкан.
Телефоннар: 8 (843) 231-81-61.