Безнекеләр Германиядә булып кайтты

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә ТР АМО активистларыннан 10 кеше  Германиядә 1 атналык стажировкада булып кайтты. Яшьләр чит илдәге коллегаларының рус телендә сөйләшүче “Юность” Союзы эшчәнлегенең структурасы белән таныштылар. Алар андагы авыл кешеләренең тормышы, фермер хуҗалыкларының торышы белән якыннан таныштылар. Сыр җитештерә торган Этталь авылында, Альп тауларында булдылар,  ВМW автомобилендә йөрделәр, Milka шоколады ясый торган сыерлар белән таныштылар, музейларда булдылар.

Поинг шәһәренең аграр колледжы студентларының уку программалары белән кызыксындылар, эко-производство продуктларын карадылар. Аларда үрчи торган сыер, дуңгыз, әтәч һәм чебиләрне карадылар.

Германиядә эре мөгезле терлек яңа технологияләр белән үрчетелә, сыер саву биогазлы установкалар аша уза.

Яшьләргә бу экскурсия эшләрендә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International