Районның юбилеена багышлап

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Районның 85 еллык юбилее көннәрендә Печище мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, тарих һәм география укытучылары семинары булып узды. Анда Казанның мәгарифне үстерү институты, район газетасы, музей вәкилләре һәм мәктәп укытучылары катнашты.

-Туган якны өйрәнүгә багышланган проектларны эшкәртү һәм тормышка ашыру 2 елга исәпләнгән иде, - ди гуманитар фәннәр буенча проектлар җитәкчесе Г.И.Давлетшина. Узган уку елында аның 1 нче этабы башкарылды: туган урыннарга барып, аларны өйрәнү буенча эзләнү эшләре алып барылды. Укытучылар семинарында бу эш анализланды.

Быел проектларның 2 нче этабы тормышка ашырылды: укучылар үз проектларын якладылар. Андагы геологик кисеш, Шарлавыклар чишмәсе, Шомырткайлар чокыры, тегермән. Янки Купала музее, чаңгы шуу базасы – барысы да проектларның нигезендә ята.

Ахырдан семинарда катнашучылар яңа стандартлар буенча баланың хәзерге көндә токан урыны, аңа уңайлы шартлар тудыруда проект эшчәнлегенең зур әһәмияткә ия булуы турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International