Тагын бер юбилей

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Безнең райнда өлкән буын кешеләрен тантаналы рәвештә котлау традициягә кереп китте.

1 нче февральдә Бөек Ватан сугышы чорындагы тыл батыры Сибгатуллина Наилә Сафовнага 90 яшь тулды. Бу көнне аны котларга район башлыгы урынбасары С.Осянин, авыл җирлеге башлыгы А. Җәләлетдинов, ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая, мәктәп директоры И.Шәрәфиев килде.

Тапшырылган бүләкләр арасында Россия Президенты В.В.Путинның Рәхмәт хаты да бар иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International