Туган Армиягә – дан!

2017 елның 24 феврале, җомга

23 нче февральдә Килди клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Туган Армиягә – дан!” дигән конөерт программасы куелды.

Форма кигән кеше матур гына түгел, ә югары дәрәҗәдәге җаваплылык та. Бүген Туган ил дигән төшенчә тирәнрәк мәгънәгә ия. Чөнки Ватанын саклаучы ир – ат туган илен яклый, ярата, беркайчан да сатмый, таратмый.

Концерт программасында: Вокальь коллективлар «Ивушка», «Нота-Бена», «Надежда»; Даша Левочкина, Семён Мукаев,  Вероника Родионова, Павел Трошин, Кирилл Мукаев, Артур Гизатуллин, Нина Васильевна Левочкина, иң кечкенә артистлар  - балалар,  концерт программасын алып баручылар -  Анна Зинонова и Максим Васин.

2 нче бүлек  күп балалы Мукаевлар гаиләсен котлау, аларга 9 баланы яхшы тәрбияләп үстерүләре өчен рәхмәт сүзләре белән дәвам ителде. Алар турында фильмны залда утыручылар бик теләп карадылар.

Ахырдан авыл җирлеге башлыгы Виктор Бурдин котлады. Бәйрәм бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International