Бүген республикакүләм “Дус класс серләре” дигән конкурсның муниципаль этабы башланды.
Мондый конкурс 5-6 нчы сыйныф укучылары ата-аналары комитетлары арасында беренче тапкыр үткәрелә. Аны оештыручылар: ТР ның мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтенроссия гаилә һәм гаилә бөтенлеген саклау һәм яклау иҗтимагый оешмасы.
Барлгы конкурска 12 мәктәптән 7 класс һәм 5 мәктәп коллективыннан гариза бирде.
Инде 1 нче зонада ук ата-аналар бик кызыксынучанлык, артистизм һәм иҗади мастерлыгын күрсәтте. Конкурс комиссиясе 1 нче урынны Куралово мәктәбенең 6 нчы класс укучыларының ата-аналары коллективына бирде.