Бүген район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Югары Ослан авыл җирлегенең 23 нче сессиясе булып узды.
Көн тәртибендә:
- Авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау мәсьәләсе куелды.
Конкурс шартлары буенча бу вакантлы урынга 2 кандидатура куелган иде: Дмитрий Котков һәм Владимир Гридин.
Бу кандидатура буенча депутатлар С.Осянин, В.Раков, Н Муфталиев һәм депутатларның үзләрен тыңдадылар. Ахырдан бертавыштан Д.Котковны сайлап куйдылар.
Район башлыгы Марат Зиатдинов яңа сайланган җитәкчене котлады һәм эшендә уңышлар теләде.