Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары район семинары

2017 елның 5 мае, җомга

4 май көнне Матюшино урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары район семинары булып узды. Семинар кысаларында мәктәп укытучылары Токарев А.В. һәм Саматова Д.В.  тарих һәм рус әдәбияты фәннәре буенча “50-60 елларда СССР мәдәнияте” темасына интеграцияле дәрес  үткәрделәр һәм класстан тыш чара - мәктәпнең “Яшь җилләр” агитбригадасының  Бөек Җиңүнең 72-еллыгына багышланган “Эх, юллар!” исемле чыгышын күрсәттеләр. Бу чаралар семинарда катнашучылар тарафыннан югары  бәяләнде.

Семинар эшен түгәрәк өстәл формасында дәвам итте. Монда башка мәктәп укытучылары чыгыш ясады.

Алар БиС технологияләр, чыгарылыш имтиханнарына хәзерләүнең эффектив формалары турында сөйләштеләр. Семинар кызыклы һәм файдалы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International