Бүген районның культура һәм ял паркында район газетасы кубогына Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган “Һәрвакыт күңелләрдә” дигән 7 нче җиңел атлетика кроссы булып узды.
Быел бу чарада 8 команда катнашты: Макыл, Яр Морквашы, Матюшино, Печище, Коргуза, гимназия, 2 команда Югары Ослан мәктәбе. Кросс алдыннан укучы һәм укытучыларны баш редактор Нусрет Муфталиев котлады.
Нәтиҗәләр: 1 нче урын – Югары Ослан мәктәбе; 2 нче урын – Макыл, 3 нче урын – гимназия. Котлыйбыз!