Бакчачылар өчен куркынычсызлык кагыйдәләре

2017 елның 6 мае, шимбә

ТР Министрлар Кабинетының 3 нче апрельдә чыккан 212 нче номерлы карарында 25 нче апрельдән 15 нче майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы куркынычсызлык булдыру буенча аеруча режим турында сүз бара.

Май бәйрәмнәре озак булганлыктан, халык үз бакчаларының территорияләрен чүп-чардан арындыру, анда шашлыклар пешерү, учаклар ягу белән шөгыльләнә. Шул уңайдан надзор органнары халык арасында аңлату эшләре буенча 71чара һәм 120 профилактик әңгәмә үткәргән. Алар вакытында 2 бакча җәмгыяте җитәкчесе, 15 граждан административ җаваплылыкка тартылган. Гражданнар белән 199 очрашу вакытында 3 800 кеше белән әңгәмә, 4 200 кешегә янгын куркынычы турында листовкалар таратылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International