4 нче майда Түбән Ослан мәктәбендә район прокуроры В.И.Егоров белән очрашу булды. Василий Иванович укучыларга Түбән Ослан авылыннан чыкканпрокуратура хезмәткәрләре турында сөйләде.
Аларның кайберләре Бөек Ватан сугышында катнашып, туган авылларына исән кайткан.
Ахырдан прокурор балаларга бүләк итеп музейга куяр өчен прокуратура хезмәткәрләре турында китап калдырды.