Өстәл теннисы буенча ярышлар

2017 елның 6 мае, шимбә

Бүген Макыл авылы Яшьләр клубында тренер Шарипов Ильфат Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап  өстәл теннисы буенча ярышлар уздырды.

Уен башланганчы укучыларны методист Г.Бурдина Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.

Ярышларда өстәл теннисы түгәрәгенә йөрүчеләр катнашты.

Йомгаклар буенча 1 нче урынны Ахметов Зөлфәт,Лабутова Дарья; 2 нче урынны – Макаров Степан,Хуснутдинова Лилия;  3 нче урынны – Колупаев Артем һәм  Макарова Анжела яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International