Бөек Җиңүнең 72 еллыгын үткәрү буенча республиканың оештырку комитеты утырышы

2017 елның 8 мае, дүшәмбе

Бүген, 8 нче майда, ТР Президенты җитәкчелегендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгын үткәрү буенча республиканың оештырку комитеты утырышы булып узды.

Чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

“Барлык шәһәр һәм районнарда Бөек Җиңү көнен билгеләп үтү буенча соңгы хәзерлекләр: ветераннар белән очрашулар, һәйкәл тирәләрен тәртипкә китерүләр бара. Сәламәтлек саклау, социаль ярдәм күрсәтү линиясе буенча күп эшләр башкарылды. Предприятие, оешмалар җитәкчеләренә ветераннарны игътибарсыз калдырмаулары өчен бик зур рәхмәтемне белдерәм” – дип башлады сүзен республика Президенты.

Президент шулай ук ветераннарның сафы сирәгәюен, аларга бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәрдаим ярдәм күрсәтергә кирәклеген азсызыклады.

Аннан соң ветераннарга материаль ярдәм күрсәтү дәрәҗәсе турында премьер-министр урынбасары Васыйл Шахразиев  сүз алды.

Утырыш эшендә тагын ТР Премҗер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, Аппарат җитәкчесе Әсгат Сафаров, Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Бөенк Ватан сугышы ветераннары катнашты.

ТР Президенты пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International