Җиңү бәйрәме белән

2017 елның 9 мае, сишәмбе

Кадерле ветераннар, тыл батырлары, сугыш балалары! Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

Сезне чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйм! Бу бәйрәм безнең барыбызга да аеруча кадерле. Бу кыска, ләкин күп мәгънәне сыйдырган  “Җиңү” дигән сүз миллионлаган совет солдатларының батырлыгы, кыюлыгы һәм каһарманлыгы, тылдагы киеренке һәм авыр хезмәтен эченә алган. Җиңү көне – кайгы, хәсрәт, әрнү белән бергә шатлык яшьләре, ул һәр гаилә кадерләп саклап килә торган йөрәк истәлеге. Ул –  безне төрле сынаулар алдында барыбызны да бәйли  һәм берләштерә торган нәрсә.

Безнең бурыч – коточкыч сугышта бөек Җиңүнең нәрсә бәрабәренә килүен онытмау, сугышта башын салган солдатларны онытмау, аларның истәлеген саклау.

Хөрмәтле ветераннар! Бүгенге тыныч күгебез, Җиңү Мае өчен Сезгә чын күңелдән зур Рәхмәтемне белдерәм. Сезнең батырлык – мәңгелек, Сезнең дан – үлемсез! Безнең балалар һәм оныклар гомер буе Сезне истән чыгармас, йөрәкләрендә саклар. Сезгә барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, тынычлык, иминлек, иркен тормыш, якыннарыгызның кайгыртучанлыгын теләп калам.

Хөрмәтле Югары Ослан халкы! Сезгә тынычлык һәм бәхет телим! Балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен күгебездә гел кояш балкысын. Бәйрәм белән!

Югары Ослан муниөипалҗ районы башлыгы М.Г. Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International