Бу көнне Макыл авылы һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булып узды. Бик күп кеше җыелган иде бәйрәм митингын карарга.
Авыл җирлеге башлыгы Галина Фомина һәм район социаль яклау бүлеге башлыгы Танзиля Васильева, мәктәп директоры Ольга Сычева авыл халкын һәм килгән кунакларны Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72 ел тулу уңаеннан кайнар котлады, барысына да исәнлек-саулык, тынычлык, матур тормыш теләде. Митингка Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл батырлары, укытучылар һәм укучылар килгән иде.
Аннан соң культура хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан бик матур концерт программасы күрсәттеләр. Сугышта һәлак булганнарга куелган һәйкәл янына чәчәкләр куйдылар. Кыр кухнясында солдат боткасы ашадылар.