Бөек җиңү көне

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

9 нчы май көнне Татар Борнашы авылының үзәк мәйданындагы һәйкәл янында Бөек җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булды.Анда “Татар борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 1-11нче сыйныфлары актив катнаштылар. Дәһшәтле сугышның авыр хәтирәләре тарих битләренә язылып аның аерылгысыз бер өлеше булып кала.

Бәхетсезлеккә каршы, Борнаш авылы җирлегендә бүгенгесе көнгә бер сугыш ветераны да исән түгел. Гадәттәгечә, бәйрәм тантанасы үлемсез полк төзелешеннән башланып китте.

Бу иртәдә сугыш елларына багышланган җырлар, шигырьләр, котлаулар яңгырады. Сугыш каһарманнарын бер минутлык тынлык белән искә алу булды.Без кардәшләребезнең батырлыклары белән горурланабыз һәм аларны беркайчан да онытмабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International