Яр Морквашында – митинг

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Яр Морквашы авылы һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булып узды.

Авыл җирлеге башлыгы Гаязов И.Х. һәм районның профсоюзлар лидеры Л.И.Хөрмәткуллина авыл халкын һәм килгән кунакларны Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72 ел тулу уңаеннан кайнар котлады, барысына да исәнлек-саулык, тынычлык, матур тормыш теләде. Митингка Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл батырлары, укытучылар һәм укучылар килгән иде.

“Үлемсез полк” колоннасы  үзләре белән бабалары, туганнары портретларын күтәреп авыл әйләнделәр.

Аннан соң культура хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан бик матур концерт программасы күрсәттеләр. Сугышта һәлак булганнарга куелган һәйкәл янына чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International