9 нчы майда Матюшино авылында узган митинг вакытында гитапханәче Азизова Гүзәл сугышта һәлак булган солдатларның туганнарына аларның күмелгән урыннары турында белдерүләр таратты.
Алар: Дербышкин Андрей Карпович, 1914 нче елда туган, 1941 нче елның сентябрендә Украинада һәлак булган; Дербышкин Александр Михайлович, 1923 нче елда туган, 1943 нче елның июлендә Волгоград өлкәсендә күмелгән.
Шулай ук инде күптән кызы белән хат язышу алып барылган Большаков Константин Андреевичның күмелү урыны турында хәбәр килде.