Шеланга авылы һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булып узды.
Авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров авыл халкын һәм килгән кунакларны Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72 ел тулу уңаеннан кайнар котлады, барысына да исәнлек-саулык, тынычлык, матур тормыш теләде. Митингка Бөек Ватан сугышы ветераны Виктор Семенович Маркин, тыл батырлары, укытучылар һәм укучылар килгән иде.
Аннан соң культура хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан бик матур концерт программасы күрсәттеләр. Сугышта һәлак булганнарга куелган һәйкәл янына чәчәкләр куйдылар.