Бүләкләр белән котлыйбыз!

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

27 май көнне Матюшино урта мәктәбенең олимпиада командасы КРК “Пирамида”га чакырылды. Укучыларыбыз Гаделшина Заринага (7 сыйныф) һәм Токарева Лия (11сыйныф) белән Гаделшина Янага (9 сыйныф), шулай ук аларның укытучылары Илгизәр Гаделшинга  Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр  тапшырылды.

Ул көнне Илгизәр Әнвәр улына “Пирамида” сәхнәсенә өч тапкыр менәргә һәм рәхмәт сүзләре ишетергә туры килде. Гади авыл укытучысы өчен нинди дәрәҗә һәм бәхет бу! Без, укытучылар һәм ата-аналар, укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын зур бүләкләре белән котлыйбыз, аларга киләчәктә тагын да зур уңышларга ирешүләрен, ә Лия белән Янага сынауларын уңышлы тапшыруларын теләп калабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International