Бу ялда велоэкскурсиягә чыгучылар туган якның табигате һәм рельефы бергә кушылган иң матур җирләрдә булырга туры килде.
Алар Канашның этнографик музеенда да булдылар. Андагы киемнәр, тормыш-көнкүреш әсбаплары белән таныштылар.
Аннан дәүләт реестрына кертелгән архитектура һәйкәле - Йолдыз авылы курганнарына юл тоттылар. Ул каберләр инде 1960 нчы елда ук табылган.
10 км чамасы узганнан соң экскурсантлар Канаш авылына кайттылар һәм “Ябылган мәктәп”сквест-уенында катнаштылар. Андагы яңалыкларны беләсең килсә, икенче экскурсиягә чакырып калабыз.