15-29 июнь көннәрендә культура бүлеге тарафыннан культура мирасы объектлары мониторингланды. Авыл җирлеге башлыклары белән бергә район территориясендә урнашкан дәүләт реестрына кертелгән культура мирасы объектларын - тарихи һәм архитектура һәйкәлләрнең торышын карап йөрделәр, аларның җитешсезлекләрен һәм кирәклеген тикшерделәр.
Югары Ослан территориясендә андый дәүләт реестрына кертелгән һәйкәлләрнең саны – 19. Аларга чиркәүләр һәм архитектура һәйкәлләре керә. Аларның 2 се хуҗасыз һәм каралмый торган булып чыкты. Икенчедән, бу чара безнең районның андый күпгасырлы культура мирасына бик бай икәнен азсызыклады. Алар арасында XVII_XVIII нче гасыр объектлары да бар. Алар турында мәгълүматлар тиздән район газетасында басылып чыгачак.