Бүген, 21 нче июльдә, район башлыгы Марат Зиатдинов »Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы эше темасына Премьер-министр үткәргән видеоконференциядә катнашты.Отчет вакытына бу системага 25 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Зарлану тибындагы хатдар 11% ка арткан. Сорауларның иң популяры – территорияләрне төзекләндерү (34%), аннан калыша – юлларны ремонтлау (23%) сораулары.
ТР ның Информатизация министры Роман Шәйхетдинов ТР дагы рейтинг белән таныштырды: «Халык контроле» нә нң күп мөрәҗәгать итүче районнар арасында лидер булып Зәй һәм Бөгелмә районнары тора.
Әлеге көндә бу системада тагын 8 юнәлеш өстәлгән.