16 нчы августта Кама Тамагының Красновидово авылында республикакүләм фольклор бәйрәме – “Алма Спассы” уздырыла.
Анда безнең районнан “Коргуза кызлары” һәм “Патрики егетләре” ансамбльләре үз номерлары белән барачак.
Бәйрәмне ТР ның Милли музее һәм урындагы М.Горький исемендәге музей оештыра.
Анда бик күп традицион йолалар һәм уеннар планлаштырылган.