12 нче августта Югары Ослан мәктәбе янында физкультурниклар көненә багышланган мини-футбол уены Чемпионаты булып узды.
Анда 8 команда катнашты.
Уенчыларны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов, аның урынбасары Г.Камалетдинова килгән иде.
Алар физкулҗтура һәм спорт өлкәсенә керткән зур уңышлары өчен Константин Хватковка бүләк тапшырдылар.